Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада яхшы һава торышының дусты – “Луна-парк” (+фото)

Районыбыз халкын сөендереп, Кукмарага янәдән "Луна-парк" килде. Әлегә аттракционнарны төзекләндерү эше алып барыла. 1-2 көннән күңел ачу паркы үз эшчәнлеген башлап җибәрер дип көтелә. Беренче генә килүләре түгел, соңгы тапкыр 2013нче елның көз айларында Җиңү паркы каршындагы мәйданда урнашканнар иде, бу юлы да нәкъ шул җирдә. Әлегә кадәр кызыклы фактор...

Районыбыз халкын сөендереп, Кукмарага янәдән "Луна-парк" килде. Әлегә аттракционнарны төзекләндерү эше алып барыла. 1-2 көннән күңел ачу паркы үз эшчәнлеген башлап җибәрер дип көтелә.

Беренче генә килүләре түгел, соңгы тапкыр 2013нче елның көз айларында Җиңү паркы каршындагы мәйданда урнашканнар иде, бу юлы да нәкъ шул җирдә.

Әлегә кадәр кызыклы фактор күзәтелә иде: районыбызга "Луна-парк" килгән икән, димәк, һава торышы начарлануын көт тә тор! Район халкы арасында атракционнарны күрү белән:

-Болай да һава торышы начар, сез генә җитмисез! - дип уйлап куючылар булгандыр.

Ләкин бу юлы "Луна-парк" Кукмарага бары тик яхшы һава торышы һәм күтәренке кәеф кенә алып килде. Алар килеп урнашу белән яңгыр яудан туктап, болыт арасыннан кояш чыкты. Кукмара халкы өчен дә сөенеч, шулай ук аттракцион хуҗасының кесә калынлыгына файда.

-Вятка Аланыннан килдек, Кукмарада ничә көн эшчәнлек алып барачагыбыз әлегә билгеле түгел. Район урамнарында афишалар эленмәде, тик шуңа да карамастан, халык аттракционнарда күңел ачарга килер, дип өметләнәбез. Төрледән-төрле аттракционнар алып килдек (балалар өчен дә, зурлар өчен дә), шулай ук сатуда татлы мамык, попкорн ише ризыклар булачак. Теләк белдергәннәр оттырышсыз лотереяда көч сынап карый алачаклар. Билет бәясе 60 сумнан алып, 100 сумга кадәр, - дип белдерде "Луна-парк" эшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk