Җәүһәр апа әле хәзер дә кул кушырып утырмый икән.
Бүген Кенәбаш авылында гомер итүче Галимова Җәүһәр Галәви кызына 90 яшь тулды. Ул үзе Тәмле Чишмә авылыныкы.
Кенәбаш якларында эшләгәндә, булачак тормыш иптәше Нәзир күреп алып, ошатып, үз яры итә аны.
- Кенәбаш, Березняк, Чокырча авылы кызлары белән урманда чокыр казыганда, менә монысы бик булган, аннан калма дип, мине төртеп күрсәткәннәр, яныма велосипед белән килеп йөри иде, — дип искә алды яшь чакларын Җәүһәр апа. — Балачактан ук эшкә җигелеп үстем. Җиде бала идек, берсе яшьләй вафат булды, бүгенге көндә 3 кыз туган исәнбез.
«Тавык та карадым, үгез, атлар да. Сарыклар бер төнгә 15әр бәкәй китерәләр иде. Төне буе аларны җылы урынга ташый идек. Фермада эшләү рәхәт түгел ул, малларны караганнан соң көн саен 160 капчык фураж тутыра идек. Тузан, тын алып булмый, урамга чыгып һава алып керәбез. Эштән кайтышлый ук өйгә утын күтәреп керәбез: пичне ягып җибәрергә, ашарга куярга кирәк, чөнки 3 бала эштән кайтканны көтеп тора», - ди ул.
Җәүһәр апа әле хәзер дә кул кушырып утырмый икән. Өйдәгеләре кайтканчы ашарга әзерли, иртән торып сыерны саварга әзерли, абзар идәненнән тиресен кырып куя. Күз тимәсен, Җәүһәр апаның кәефе дә әйбәт, тормышны яратып яшәве, килене Дания, улы Илфат, оныклары, якыннары тарафыннан кайгыртучанлыкта һәм хөрмәттә яшәве күренеп тора.
Аны бүгенге матур бәйрәме белән котлап, район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Поч. Кучук авыл җирлеге башлыгы Инсаф Хамизовлар киләчәктә дә көр күңелле булуын югалтмавын, сәламәтлек, аек зиһен һәм бәрәкәтле тормышта яшәвен теләделәр.
Фото: Лилия Нургалиева/ "Кукмор-информ"
Нет комментариев