Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кызыллар районыбыз бәрәңгеләрен”талый” (+фото)

"Күзгә күренеп" диләрме әле халыкта? Юк, бу очракта исә бер дә күзгә күренми, хәтта кача-кача, ахрысы, җәйнең иң татлы айларының берсе - июньгә дә нокта куелды. Ләкин бер дә сыкранмасын күңел дигәннәре. Июне дә, июле дә шул ук ямьгә ия, матур һәм... бакча эшләренә бай! Әйе, дустым, җәй җитте дә,...

"Күзгә күренеп" диләрме әле халыкта? Юк, бу очракта исә бер дә күзгә күренми, хәтта кача-кача, ахрысы, җәйнең иң татлы айларының берсе - июньгә дә нокта куелды. Ләкин бер дә сыкранмасын күңел дигәннәре. Июне дә, июле дә шул ук ямьгә ия, матур һәм... бакча эшләренә бай!

Әйе, дустым, җәй җитте дә, каникул яисә отпусска чыгып, ял итәм дип хыялланасыңдыр. Ашыкмы! Сине күптән инде зарыгып ишегалдындагы зур бакча көтә, анысы әле берни дә түгел! Ә менә бәрәңге бакчасы!!! Кызыл кортлар һөҗүме, эт эчәгесе... Берәр көн "ял итим әле" дип, чүп утамый торсаң, билдән үскән алабуталарга тап буласың! Әлбәттә, бакча эшенең үз ләззәте дә бар, моны бары тик тоемлый белергә генә кирәк.

Районыбыз халкы арасында :

-Бу елны бәрәңге бакчасы гадәттәгечә кызыл дусларга бай булды, - дип, әйтүчеләр дә, шөкер, бик шөкер, бәрәңге кортлары белән көрәшергә туры килмәде, - диючеләр дә бар.

Димәк, бәхет эше яисә бар да уңган хуҗа (бакчачы) кулында!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk