Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанга Санта Клаус килә

Казанга Санта Клаус килергә җыена. Лапландиянең әкият герое безнең Татарстанга тәүге мәртәбә аяк басачак. Санта Клаус 12 ноябрь көнне безнең Кыш бабай белән очрашачак. Әлеге тарихи чарада теләгән һәркем катнаша ала. Кышкы серле геройларыбызның очрашу урыны Казан Кремлендә 13.30 булыр дип тәгаенләнә. Кремльдән башлап Казан үзәгендәге боҗрага чаклы сузылган парадта...

Казанга Санта Клаус килергә җыена. Лапландиянең әкият герое безнең Татарстанга тәүге мәртәбә аяк басачак. Санта Клаус 12 ноябрь көнне безнең Кыш бабай белән очрашачак.


Әлеге тарихи чарада теләгән һәркем катнаша ала. Кышкы серле геройларыбызның очрашу урыны Казан Кремлендә 13.30 булыр дип тәгаенләнә. Кремльдән башлап Казан үзәгендәге боҗрага чаклы сузылган парадта татар әкият геройларын да күреп булачак, дип сөйли туристик компания вәкиле Юлия Таланова.

Кыш бабай олы кунакны Казанның истәлекле урыннары белән таныштырачак. Клаус ерактан килсә дә, рус телен яхшы белә икән. Ул хәйрия чараларында да катнашыр дип көтелә. 13 ноябрьдә кышкы геройларыбыз балалар хосписына килеп, нарасыйларга бәйрәм ясарга җыена. "Бүләкләр дә әллә кайчан әзерләнеп куелган", - ди Юлия Таланова.

- Ел буе үзен тәртипле тоткан, сәләтле, акыллы балаларга ел дәвамында бүләк әзерләдем. Чөнки хатлар ел буе килеп торды, ди Кыш бабай.

Татарстанның Кыш бабаена ел саен 3 меңләп хат юллана. Балалар гына түгел, өлкәнрәкләр дә Яңа ел төнендә могъҗиза көтә. "Миннән мәхәббәт сораучылар да күп, Кыш бабай, сөйгән ярымны табарга булыш, дип тә хат язалар", диде Кыш бабай.

Быел да Арчада 15 декабрьдән Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе эшлиячәк. Казаннан 60 километр ераклыктагы Ия елгасы буенда Яңа Кырлай авылында урнашкан ул. Монда күңелсезлеккә урын юк. "Сәяхәтебезнең башында урман авызында сезне Шайтан Кыш бабай патшалыгына алып килер, аннан сезне Шурәле янына илтерләр. Юлда барганда аларны Карт Хуҗа Шурәле, Убырлы Карчык, Змей Горыныч-Аҗдаха, Батыр - Баһадир, Алтынчәч - Иркә, Тахир-Зөхрә мәхәббәте - бу әкияти геройлар барлык сәяхәтчеләрне рәхәтләндереп ял иттерерләр", - ди проект авторлары.

Кыш бабай үзенең оныгы Кар кызы белән һәрвакыт кунакларны күрергә шат. Ул аларны һәрвакыт үзенең алачыгында көтеп кала, бабай әкияти геройларга узенең теләкләрен дә әйтергә мөмкин.

Кыш бабай резиденциясендә олылар өчен дә, балалар өчен дә таудан шуу, тимераякта йөрү, төрле кышкы уеннарда катнашу, атта йөрү момкинлекләре тудырыла.

Мөршидә КЫЯМОВА, автор фотолары

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/50488.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk