Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каеннарга күчкән сагыш (хикәя)

Мәхәббәт белән үлем мәңгелек дошманнар булсалар да, аерылмас дустай, һәрвакыт бергә йөриләр. Мәхәббәт көл астында пыскып яткан учакны дөрләтеп, кабызып җибәрсә, үлем шул ялкынны сүндереп йөри. 1984 елның май ае бик хәтеремдә минем. Табигать, буйга җиткән чибәр кыз кебек, карап туя алмаслык сылу иде. Без вокзалдан дустым Зәлифәнең егетен армиягә...

Мәхәббәт белән үлем мәңгелек дошманнар булсалар да, аерылмас дустай, һәрвакыт бергә йөриләр. Мәхәббәт көл астында пыскып яткан учакны дөрләтеп, кабызып җибәрсә, үлем шул ялкынны сүндереп йөри.

1984 елның май ае бик хәтеремдә минем. Табигать, буйга җиткән чибәр кыз кебек, карап туя алмаслык сылу иде. Без вокзалдан дустым Зәлифәнең егетен армиягә озатабыз. Рәүф белән Зәлифә кулларын бер-берсенең җилкәләренә салганнар, маңгайларын-маңгайга терәп, күзләренә текәлгәннәр, үзләре тын гына елыйлар. "Әй, сез нишлисез. Гомерлеккә аерылмыйсыз, ике елдан очрашачаксыз бит", - дибез. Юк, ишетмиләр дә. Менә поезд килде. Боларны аера торган түгел. Рәүф чак җитешеп, поездга сикерде. Безне, арттан куып җитеп, егетем туктатмаган булса, поезд артыннан күпме йөгергән булыр идек икән. Кайткач, Зәлифә мине бакчаларына алып чыкты. Икесе бергә ике каен утырткан булганнар, шуны күрсәтте...

Дустым шәһәргә китте. Тик, ияләнә алмыйча, ике айдан кире әйләнеп кайтты. Атна саен Рәүфтән хат алды, үзе дә язып торды. Шулай итеп, бер ел ярым вакыт узып та китте.

Җәй көне авылга юл төзүчеләр килде. Шундагы бер егетнең Зәлифәгә күзе төште бит! Дустым армиядә егете барлыгын әйтсә дә, Альберт көн-төн Зәлифәнең капка төбен саклады. Нәкъ шул вакытта, ни сәбәпледер, Рәүфнең хатлары килүдән туктады. Зәлифә нишләргә дә белмәде, Альберттан шикләнде: минем белән очрашуын әйтеп хат язгандыр, дип уйлады. Ул гына түгел, бөтенебез дә шик астында калдык. Хәтта минем белән дә сөйләшмәс булды Зәлифә.

Көннәр үтә торды. Зәлифә көн-төн сөйгәненнән хәбәр көтте. Шулай итеп, ике ай вакыт узды. Рәүф мине яратмый башлагандыр, башка кызлар белән хат алышадыр, дигән нәтиҗәгә килде ул һәм Альбертка кияүгә чыгарга ризалыгын бирде.

Бүген аларның никах көне. Дустым иртә таңнан миңа килде: "Ялгышмыйммы икән? Ярата алырмынмы? - диде, күз яшьләрен түгеп. Аннары: -Мин күрәсен башка кеше күрмәс", - дип ризалашып, өенә кайтып китте.

Никах укылып, кеше таралуга, хат ташучы конверт алып килде. Ул Рәүфтән иде. Бакчага чыгып, икәүләшеп, хатны укыдык. "Кадерлем Зәлифә, хатларым бармый өзелеп торса да, син минем уйларымнан чыкмыйсың. Мин сине яратам", - диелгән иде анда. Рәүф ике ай буе командировкада булган, анда хатлар йөрмәгән икән. Өч айдан кайтып җитәчәген хәбәр иткән. Тәгәри-тәгәри елаган дустымны ничек юатырга да белмәдем. Бераздан, тынычлангач: "Алаһы Тәгалә шулай теләгәндер, безгә бергә булырга язмагандыр, - диде. -Кешенең беренче мәхәббәте гомере буена күңелендә кала, аны берничек тә онытып булмый, диләр. Ничек яшәрмен, дустым?" - дип иелеп төште.

Өч айдан Рәүф армиядән кайтты. Зәлифәнең кияүгә чыкканын белгәч, бик өзгәләнде. Берничә елдан өйләнде, балалары туды, әйбәт яшәделәр. Тик гомере генә кыска булды, 40 яшендә фаҗигале төстә бакыйлыкка күчте.

Бервакыт Зәлифәнең бакчадагы каеннары исемә төште. Барсам, исләрем китте: каеннарның берсе корыган. Шаккаттым. Ялгыз калган каенда дустымның чалымнарын күргәндәй булдым. Балаларым хакына яшәргә кирәк дип, өскә, югарыга карап торган шикелле тоелды ул миңа. Аллаһы Тәгалә хәтта каеннарны да янәшә үсүдән мәхрүм итте. Зәлифә дә Рәүфнең вафатын авыр кичерде, авырып та алды. Дустымның бәхете булмады дип әйтә алмыйм, ләкин бәхетле дип тә булмый. Үзең сау-сәламәт, яныңда ирең, балаларың, әти-әниең исән-сау булу - үзе бер бәхеттер бит?! Нәрсә бу? Язмышмы, әллә, армиядәге егетен көтмичә, аңлашмыйча, икенче берәүгә кияүгә чыккан дустымның ялгышымы?

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш авылы

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X