Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 4 апрель 2015 яңалыклары

    • 4 апрель 2015 - 12:32
      Дару урынына – кәҗә сөте
      Салкын тигәч, 1 стакан җылымса кәҗә сөтенә бер чәй калагы бал, 1 чәй калагы кәҗәнең эреткән эчке маен салып, кичен эчеп ятам. Йөткергәннән файдасы аеруча күп. Сәрия Исламовадан алынган рецепт фото: https://yandex.ru
      361
      0
      0
    • 4 апрель 2015 - 11:29
      Түз, йөрәгем, түз (шигырь)
      Ялгыз көймә кебек бөтереләм, Бәргәләнәм ярдан-ярларга. Кемдер дару бирә, кемдер агу Сызлап торган йөрәк ярама. Йөрәк ярам тирән, ярдәм итми дару, Җылы караш кирәк, җылы сүз. Кешеләрдә болар бетеп бара хәзер, Йөрәккәем, нык бул, түз син, түз. Авыр яшәү җирдә керсез күңелләргә, Акча хәзер - дөнья тоткасы. Гадел хезмәт төпкә...
      910
      0
      0
    • 4 апрель 2015 - 10:27
      Каеннарга күчкән сагыш (хикәя)
      Мәхәббәт белән үлем мәңгелек дошманнар булсалар да, аерылмас дустай, һәрвакыт бергә йөриләр. Мәхәббәт көл астында пыскып яткан учакны дөрләтеп, кабызып җибәрсә, үлем шул ялкынны сүндереп йөри. 1984 елның май ае бик хәтеремдә минем. Табигать, буйга җиткән чибәр кыз кебек, карап туя алмаслык сылу иде. Без вокзалдан дустым Зәлифәнең егетен армиягә...
      339
      0
      0
    • 4 апрель 2015 - 08:24
      Кукмараның “Эко-Сервис”җәмгыяте ел саен 30-35 мең куб метр чүпне урнаштырып бара
      "Эко-Сервис" җәмгыяте, исеменнән үк аңлашылганча, Кукмара поселогын байтак еллар буе каты көнкүреш калдыкларыннан арындырып, экологик хәлне яхшырту өчен зур хезмәт куя. Язгы санитар-чистарту икеайлыгы кысаларында бу оешма хезмәткәрләренең эше бермә-бер арта. -Моңа нинди әзерлек чаралары күрелә? "Эко-Сервис" җитәкчесе Ирек Шәйхетдинов белән әңгәмәбез шул хакта. -Быел исә Бөек Җиңүнең 70еллыгын бәйрәм...
      384
      0
      0
    • 4 апрель 2015 - 06:18
      “Зилант” мәктәбе укучысы спартакиададан ике медаль белән кайтты
      Минзәләдә йөзү буенча укучыларның Х республика спартакиадасы узды. Анда "Зилант" спорт мәктәбеннән Илфирә Шәрипова (тренеры Эльбрус Хөсәенов) уңышлы чыгыш ясап, бер алтын һәи ике көмеш медаль яулады. фото: https://yandex.ru
      292
      0
      0
    • 4 апрель 2015 - 04:45
      “Казан утлары” журналы РДКда концерт-тамаша оештыра
      "Казан утлары" журналы редакциясе кукмаралыларны 8 апрельдә район Мәдәният йортында узачак "Бер күрешү - бер гомер" дип исемләнгән концерт-тамашага чакыра. Керү бушлай. Башлана кичке сәгать 6да. фото: https://yandex.ru
      319
      0
      0
    Реклама