Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Түз, йөрәгем, түз (шигырь)

Ялгыз көймә кебек бөтереләм, Бәргәләнәм ярдан-ярларга. Кемдер дару бирә, кемдер агу Сызлап торган йөрәк ярама. Йөрәк ярам тирән, ярдәм итми дару, Җылы караш кирәк, җылы сүз. Кешеләрдә болар бетеп бара хәзер, Йөрәккәем, нык бул, түз син, түз. Авыр яшәү җирдә керсез күңелләргә, Акча хәзер - дөнья тоткасы. Гадел хезмәт төпкә...

Ялгыз көймә кебек бөтереләм,

Бәргәләнәм ярдан-ярларга.

Кемдер дару бирә, кемдер агу

Сызлап торган йөрәк ярама.

Йөрәк ярам тирән, ярдәм итми дару,

Җылы караш кирәк, җылы сүз.

Кешеләрдә болар бетеп бара хәзер,

Йөрәккәем, нык бул, түз син, түз.

Авыр яшәү җирдә керсез күңелләргә,

Акча хәзер - дөнья тоткасы.

Гадел хезмәт төпкә китеп бара,

Күңелләребезне чистарт әле,

Йә, Ходаем, безне коткарчы

Кемдер әйбер сата, кемдер җанын,

Кемдер тәнен сата чарасыз.

Эшсез калды күпме япь-яшь куллар,

Ярдәм көтә адәм баласы.

Бу хәлләрне күреп, әрни минем йөрәк,

Кемгә ничек ярдәм итәргә?!

Түзә алмас йөрәк, төшеп ватылыр күк

Кая гына качып китәргә.

Мәскүрә ШӘЙМӘРДӘНОВА, Купка

фото: https://yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk