Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибарлы җитәкче

"Хезмәт даны" газетасыннан гомер буе аерылганыбыз юк, яратып укыйбыз. Мин үзем 25 ел буе "Союзпечать" оешмасын җитәкләдем. Вакытлы матбугатка язылу планнары зур иде ул чакта, планнарны арттырып үтәп, республикада беренчелекне алып килдек. Тормыш иптәшем Шәриф Әхмәтҗанов 35 ел дәвамында райпо - район кулланучылар җәмгыяте рәисе вазыйфаларын башкарды, "Россиянең атказанган сәүдә...

"Хезмәт даны" газетасыннан гомер буе аерылганыбыз юк, яратып укыйбыз. Мин үзем 25 ел буе "Союзпечать" оешмасын җитәкләдем. Вакытлы матбугатка язылу планнары зур иде ул чакта, планнарны арттырып үтәп, республикада беренчелекне алып килдек. Тормыш иптәшем Шәриф Әхмәтҗанов 35 ел дәвамында райпо - район кулланучылар җәмгыяте рәисе вазыйфаларын башкарды, "Россиянең атказанган сәүдә хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул эшләгән дәвердә безнең райпо эшчәнлеге башка районнарга үрнәк итеп куелып, аның базасында күп тапкырлар республикакүләм семинарлар үткәрелде. Инде икебез дә - сиксән яшьне атлап чыккан тыл ветераннары, инвалидлар.Шунлыктан дәваханә белән дә "тату" без хәзер. Дәваханәнең яңаруы, төзекләндерелүе, өске катка күтәрелү өчен лифт эшләве сөендерә.

Шушы көннәрдә районыбызның халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, өебезгә килеп, тормыш иптәшемә Бөек Җиңүнең 70еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырды, җылы сүзләрен җиткерде. Ягымлы, әдәпле булуы, җанга үтеп керерлек итеп сөйләшүе күңелләребезне нечкәртте, күзләребезгә яшьләр килде. Җаваплы хезмәтендә уңышлар, гаилә бәхете телибез үзенә. Барлык җитәкчеләр дә шундый игътибарлы булсыннар иде.

Рауза ГАЙНЕТДИНОВА, Зур Кукмара авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X