Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һич онытасым юк

Районыбыз элек-электән бәрәңге үстерү белән нәтиҗәле шөгыльләнә, аны көн саен илебезнең төрле төбәкләренә эшелонлап озата иделәр. Бәрәңге алуда төп көч мәктәпләр булды. ...1976 елда Кукмара беренче мәктәбендә директор булып эшли башлаган вакыт. Ул елны "икенче икмәк" уңышын җыю зур кыенлыклар белән барды. Техника, капчыклар җитмәде. Манзарас басуында эшләгәндә яныма "Интернационал"...

Районыбыз элек-электән бәрәңге үстерү белән нәтиҗәле шөгыльләнә, аны көн саен илебезнең төрле төбәкләренә эшелонлап озата иделәр. Бәрәңге алуда төп көч мәктәпләр булды.

...1976 елда Кукмара беренче мәктәбендә директор булып эшли башлаган вакыт. Ул елны "икенче икмәк" уңышын җыю зур кыенлыклар белән барды. Техника, капчыклар җитмәде. Манзарас басуында эшләгәндә яныма "Интернационал" колхозы рәисе Рауил Рәхмәтуллин килде. "Укучыларга яхшы түләрмен, укытучыларга бодай белән исәп-хисап ясармын", - диде. Мәктәптә 886 укучы укый иде, икенче көнне үк 40 укучыны әлеге хуҗалыкка озаттым. Хуҗалык рәисе көн саен иртән басуга килеп, эшне оештырып җибәрә иде. Ашау яхшы, басуга бидон белән сөт чыгарып куялар. Бернинди тоткарлык юк, шуңа эш гөрләп бара. Ай буена җитәрлек дип исәпләнгән эш ике атнада төгәлләнде. Укучыларга кесә тутырып акча бирделәр. Укытучылар икешәр центнер яхшы сыйфатлы бодай алдылар. "Эшне болай да оештырып була икән", - диде ул вакытта директорның сыйныфтан тыш эшләр буенча урынбасары Нурия Минһаҗева.

Район башлыгы итеп билгеләнгәч тә Рауил Рәхмәтуллин белән еш очрашырга туры килде. Аз гына яхшылыкны да онытмый икән, һәрвакыт якын итте. Туган авылы Яңа Сәрдектә яңа клуб ачылу тантанасына район ветераннарын чакырганы истә. Анда районыбыз горурлыгы булган Фоат Галимуллин да бар иде. "Шахта" җырын аннан да моңлы итеп җырлаучыны белмим мин. Бик тәмле ризыклар белән сыйландык. Аерата хәйран калдырганы -бөтен хуҗалыкның чәчәккә күмелеп утыруы булды. Рауил Шәйдәүләт улы районыбызга эстетик, ягъни матурлыкны, гүзәллекне, нәфислекне ярату хисе алып килде. Бистәбез җәен чәчәкләргә күмелеп утыра бит. Яңа биналар да зәвыклы итеп төзеләләр.

Рафак ЯКУПОВ, Манзарас авылы

фото: http://www.chitalnya.ru/commentary/10347/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk