Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хуш, мәктәбем, дуслар, остазларым...

Җиңү паркы каршындагы мәйданда район мәктәпләрен тәмамлаучыларның чыгарылыш тантанасы булды. Мәйданга аллы-гөлле чәчәкләр сипкәннәр диярсең... Сары, кызыл, ал - нинди генә күлмәкләр кимәгәннәр кызлар! Кыйммәтле мода журналларыннан төшкәннәрмени?! Берсеннән-берсе гүзәл, чибәр әле өстәвенә. Унбер ел буена бергә укыган сыйныфташ егетләре дә сокланып карый аларга бүген:

-Кызларыбыз күз явын алырлык. Көн саен форма күлмәгеннән күреп ияләнгәч, алай игътибар итми идек башка вакытта. Бүген исә яннарыннан китәсе дә килми, - диләр алар.
Әйе, дәресләр, сыйныф сәгатьләре, контроль эш, зачетлар, бердәм дәүләт имтиханнары - барысы да артта калды. Алда - мөстәкыйль олы тормыш юлы. Кемдер үзенең укуын югары уку йортларында, ә кемдер колледж-техникумнарда дәвам итәр. Ләкин кайда гына белем алсаң, кайда гына хезмәт итсәң дә, мәктәп еллары, укытучылар мәңгегә йөрәктә саклана ул. Әнә бит үзенең ике улы белән тантанага килгән Гөлназ Хөрәмшина да:
-Минем Кукмара 1нче гимназиясен тәмамлавыма да дистә еллар узды. Инде ике бала әнисе булсам да, һаман сагынып яшим мәктәбемне. Бер көнгә булса да балачакка кайтып, дәресләрдә утырып булсын иде ул дим. Укучыларның чыгарылыш тантанасына ел саен килергә тырышам. Һәммә кеше матур була бит бу көнне. Затлы күлмәкләр киеп килгән, чәчләрен ясаткан кызлар курчакларны хәтерләтәләр, алар тирәсендә бөтерелүче егетләргә карап та сокланмау мөмкин түгел. Барысының да хыяллары чынга ашсын иде, - ди.
Быел районыбыз мәктәпләрен 466 укучы тәмамлый. Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, барлык чыгарылыш укучыларын бәйрәм белән тәбрикләп, алтын һәм көмеш медальләрне, Мактау грамоталарын ияләренә тапшырды.
-Бүген укучыларны олы тормышка озатабыз. Балалык чоры һәм мәктәп еллары артта калды. Сезнең алда иртәгесе көнгә аяк басу тора. Беренче планда, әлбәттә, һөнәр алу булырга тиеш. Аның өчен илебездә бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Районда да һәр тармакта белемле кадрларга ихтыяҗ зур. Төпле һөнәр алган белгечләр булып туган ягыгызга әйләнеп кайтсагыз, без бик шат булырбыз, - диде ул. - Мәктәп елларында сезне төпле, дәрәҗәле мөгаллимнәр укытты, аларга рәхмәтемне белдерәм. Тормышыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек телим. Хәерле сәгатьтә!
Район мәгариф идарәсе начальнигы Роберт Мансуров үзенең чыгышында укучыларның ел дәвамында ирешкән уңышларына тукталды, тантанага килүчеләрне бәйрәм белән котлады. Сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләр исеменнән Эльвира Имамиева, Людмила Ивановалар сөйләде:
-Үсеп җиткәнегезне сизми дә калганбыз. Бүген балачагыгызның соңгы бәйрәменә җыйналдык. Сайлаган юлыгыздан тайпылмыйча, куйган максатларыгызга ирешергә язсын.
Чыгарылыш сыйныф укучылары Язилә Рәхмәтуллина, Альбина Хисаметдиноваларның җырлары, Максим Владимировның чыгышыннан соң күңелгә тагын да моңсулык иңде, ирексездән күзләр яшьләнде.
Хуш, мәктәбем,
дуслар, остазларым,
Балачагым, яшьлек,
мәхәббәт.
Барлык хисләр монда
ихлас һәм чын,
Бөтенесе өчен
мең рәхмәт.

Безнең горурлык!

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган укучылар
Ч.Айтматов исемендәге Кукмара 1нче гимназиясе:
Галиев Әхмәт Рөстәм улы
Сираҗиев Назыйм Фидәил улы
Бәдретдинова Зәлия Марсель кызы
Сибгатуллина Айгөл Илдар кызы
Хәйруллин Зөлфәт Ринат улы
А.Булатов исемендәге күппрофильле лицей:
Земцова Олеся Евгеньевна
Рәхмәтуллина Язилә Мансур кызы
Павлова Анна Александровна
Хаҗиева Айсылу Илгиз кызы
Кукмара 4нче урта мәктәбе:
Вәлиуллина Айгөл Ринат кызы
Гәрәева Диләрә Салиҗан кызы
Мөхәмәтдинов Нияз Нәкыйп улы
С.Әхтәмов исемендәге Манзарас урта мәктәбе:
Абдулина Гөлнара Равил кызы
Фәйзуллина Алия Илдар кызы
Гарипова Гөлназ Рамил кызы
Нырты урта мәктәбе:
Әгълиев Мидехәт Маннур улы
Гыйниятов Алмаз Марат улы
Заһидуллин Айнур Ранис улы
Фатыхова Айгөл Рәдиф кызы
Поч.Кучук урта мәктәбе:
Ярмиева Гөлдания Закир кызы
Югары Чура урта мәктәбе:
Данилов Эдуард Борисович
Лельвиж урта мәктәбе:
Демьянова Алена Васильевна
Мурзина Анжелика Николаевна
Түбән Өскебаш урта мәктәбе:
Әлмиева Гөлия Ринат кызы
Р.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе:
Закирова Рания Рашид кызы
Ф.Әхмәтов исемендәге Кәркәүч урта мәктәбе:
Миндубаева Ләйсән Марат кызы
Мәмәшир урта мәктәбе:
Абдуллина Зәлия Марат кызы
Хәйруллина Рәзилә Айдар кызы
Лубян урта мәктәбе:
Костин Руслан Николаевич
Янил урта мәктәбе:
Биктимеров Зөфәр Мәгъсүт улы
Смирнов Игорь Владимирович
Олыяз урта мәктәбе:
Гобәйдуллина Гөлфинә Зөфәр кызы
Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче Зур Кукмара урта мәктәбе:
Сафин Илшат Раил улы
Шәйхетдинов Әмир Марсил улы
Мөхәмәтгалиева Зилия Илсур кызы
Пычак урта мәктәбе:
Гарипова Ләйсәнә Илнур кызы
Шәйхетдинова Чулпан Илнур кызы
Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбе:
Хөсәенова Илзия Илшат кызы
Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаучылар
Кукмара 4нче урта мәктәбе:
Каюмова Айсылу Дамир кызы
Х.Ваһапов исемендәге Березняк урта мәктәбе:
Шаяхмәтова Гөлфия Мансур кызы
Нырты урта мәктәбе:
Сөлиманова Ләйсән Рашат кызы
Ош.Юмья урта мәктәбе:
Абрамова Ирина Николаевна
Сабирова Лилия Тәлгать кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X