Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомерем бетмәгән әле...

Тормыш кайчак, типсә - тимер өзәрдәй баһадир ирләрне дә бөтереп сала. Шундый берәүне беләм. Яше кырыкка да җитмәгән, таза, озын гәүдәле, үз-үзенә ышанган кыяфәтле бу ирне бернинди чир дә, хәтта давыл да аяктан екмас кебек тоела иде. Көннәрдән беркөн аның инфаркт белән дәваханәгә эләгүен ишетеп, аптырап калдым. Реанимация бүлегендә ята,...

Тормыш кайчак, типсә - тимер өзәрдәй баһадир ирләрне дә бөтереп сала. Шундый берәүне беләм. Яше кырыкка да җитмәгән, таза, озын гәүдәле, үз-үзенә ышанган кыяфәтле бу ирне бернинди чир дә, хәтта давыл да аяктан екмас кебек тоела иде. Көннәрдән беркөн аның инфаркт белән дәваханәгә эләгүен ишетеп, аптырап калдым. Реанимация бүлегендә ята, диделәр. Физик яктан көчле булсалар да, йөрәкләре йомшак бит ул ирләрнең.

Шөкер, авыруны җиңә алды. Яшь бит әле, яшисе дә, яшисе... Редакциябезгә кергән арада сөйләгәннәрен язмыйча булдыра алмадым. Исәнлек булса, барысы да булыр, дигән әйтемнең дөреслеген тагын бер кат раслады кебек ул.

-Соңгы вакытларда ашыкканда, баскычтан күтәрелгәндә сулышым кысылганын сиздем. Мәчеткә йөри башлап, бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә иллешәр грамм салу гадәтен ташлаган чагым иде. Бернинди үгетләүләргә, "төрттерүләргә" карамастан, исерткечне башкача авызыма алмагач: "Эчүдән кинәт баш тартырга ярамый, әкренләп туктарга кирәк, тын бетүенә шул сәбәпчедер", - дип әйтүчеләр булды хәтта. Кышка кергәндә, ике-өч көн буе күкрәк турыма таш бастыргандай булып, сулыш алуы бөтенләй кыенлашты. Шул көе эшләп йөрдем бит әле. Эшем дә җаваплы, тынгысыз. Тукта әле, дәваханәгә барып, үпкәмне тикшертим, салкын тигәндер, мин әйтәм. Электрокардиограмма киң инфаркт булганын күрсәтте. Йөрәк мускуллары тукымаларының, кислород җитмәү сәбәпле, өлешчә үлүе икән бу. Мине шунда ук каталкага салып алып киттеләр. Үз аякларың белән килеп, ятуга кал әле! Авыруым болай ук җитди булыр, дип уйламаган идем.

...Ниндидер системаларга тоташтырылган көе реанимация бүлегендә ятам. Янымда табиб тора. Кинәт аңым томаланып, каядыр "китә", югала башладым. "Бетәм" дигән уй килде башыма. Табибка да шулай әйтеп өлгердем әле. Клиник үлем кичергән авырулар сөйләвенчә, бернинди тоннель дә, яктылык та күренмәде, бары тик төпсез караңгылыкка чума барганымны тойдым. Берничә секунд эчендә барлык тормышым күз алдымнан үтте. "Аллаһ каршына баргач, ни дип җавап бирермен?" дигән курку хисе миемне өтеп алды. Шөкер, яшәү өчен бирелгән вакытым бетмәгән икән әле: бераздан аңым ачыклана, хәлем яхшыра башлады. Шулай итеп, якты дөньяга әйләнеп кайттым.

Элеккечә көн күреп булмый инде хәзер, яшәү рәвешемне үзгәртергә туры килә. Кан тамырларының холестерин белән тыгылуына юл куймау өчен туклануда үземне чиклим: кыздырган, майлы, камыр ризыкларын ашамыйм. Әлбәттә, моңарчы рәхәтләнеп, чаманы онытып сыйланган, күнегелгән ашамлыкларга күз төшә, тәмле исләре борынны кытыклый. Майда кыздырган итле пәрәмәчләрне берьюлы унны "бөгеп" куяр идем. Ярамый шул... Шунлыктан тамагым һәрчак диярлек ач. Кыска гына арада унбиш килограммга ябыктым. Аның каравы, җиңеллек сизәм. Кан басымымның түбән булуы гына борчый, гел йокым килеп тора.

"Күпме гомерем калган минем?"- дип табибка турыдан-туры сорау биргән идем. "Инфаркт кичермәгән кешеләргә караганда озаграк яшәячәксең әле. Уйлап кара: син хәзер үз-үзеңне саклыйсың, дөрес тукланасың. Ә бит күпләр бу гади генә кагыйдәләрне үтәмиләр", - дип өметләндерде.

Әйе, сәламәтлегемә "бармаклар аша" карарга ярамый хәзер. Беренче чиратта үземне тыныч тотарга кирәк: табиблар дулкынланырга, борчылырга кушмыйлар. Авыр күтәрү киңәш ителми, һич югы бер ел буе физик эштән читтәрәк торуым яхшы. Туңу да минем файдага түгел.

Исән булуымның кадерен белеп, һәр көнгә сөенеп яшисе генә кала. Тормышка карашым бөтенләй башка хәзер. "Өч көнлек" дөньяны куган булабыз, мал-мөлкәт тупларга тырышабыз. Нәфесне йөгәнли алмыйбыз: йорт-җирнең дә, машинаның да яхшыдан яхшысы кирәк безгә. Ә бит боларның барысын калдырып китәргә туры киләчәк. Үлем сәгате суккач, күзгә берни дә күренмәячәк. Мин шуны аңладым: беренче чиратта изге гамәл-гыйбадәт байлыгы җыю турында кайгыртырга кирәк. Авыру-сырхаулар адәм баласына нәкъ менә яшәү мәгънәсе турында тирәнтен уйлану, сынау өчен биреләдер, дип уйлыйм.

Мондый халәтне кичергән башка кешеләр дә бу сүзләр белән килешми калмас.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://ru.depositphotos.com/2164523/stock-illustration-Cardiogram-with-heart.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk