Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гасыр әбисе бакчада чүп утый

100 яшьлек әби дигәч, күпләр кечкенә, арык гәүдәле, көч-хәл белән сөйләшә, кулына дисбе тотып, йомшак түшәк өстендә генә утырып торучы бер карчыкны күзаллыйдыр. Гамилә апа белән танышканчы үзем дә шундыйрак фикердә идем. Әмма: "Кызым, исән-сау килеп җиттеңме? Мин монда, хәзер яулыгымны бераз төзәткәлим дә, яныңа йөгереп чыгам", - дип, өйнең...

100 яшьлек әби дигәч, күпләр кечкенә, арык гәүдәле, көч-хәл белән сөйләшә, кулына дисбе тотып, йомшак түшәк өстендә генә утырып торучы бер карчыкны күзаллыйдыр. Гамилә апа белән танышканчы үзем дә шундыйрак фикердә идем. Әмма: "Кызым, исән-сау килеп җиттеңме? Мин монда, хәзер яулыгымны бераз төзәткәлим дә, яныңа йөгереп чыгам", - дип, өйнең түр ягындагы көзге тирәсендә бөтерелүче әбекәйнең көр тавышын ишеткәч, ялгыш уйларымны тиз арада куып, үзен күргәнче үк "Сөбханалла" дип куйдым. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип, берөзлексез өй тирәсендә йөреп тора, зиһене бик яхшы, күзләре күрә, колаклары ишетә, сәламәтлегеннән зарланмый, бар кешене таный гасыр әбисе.

-Өем тулы халык - туган көнем белән котларга балалар җыйналып кайттылар, кунаклар да килде. Менә бит нинди зур бәхет, - ди ул сөенеп. - Ходайның рәхмәте белән шифалы яңгырлар явып үтте, бар тереклек уянды. Әле яңарак кына бакчада табигатьнең матурлыгына хозурланып, куаклыкта кошларның берсен-берсе уздырып сайрашуларын тыңлап кердем, азрак чөгендер түтәленең чүбен утадым. Авылда җәй көне бигрәк рәхәт шул ул!

Әйе, нәкъ менә туган ягына булган мәхәббәте әбекәйне моннан сигез ел элек Казаннан кабат үз йортына алып кайта да инде. Үзе әйтмешли, таш пулат эчендә озак торып булмый шул...

-Авыл имамы вазыйфасын башкарган әтиебез Нәҗип моннан җиде ел элек, 97 яшендә вафат булган иде. Әнкәй аның үлемен бик авыр кичерде, бер-берсен хөрмәт итеп, бик матур яшәделәр алар. Инсульт кичергәч, шәһәргә алып киткән идек, әмма ул авылны сагынып берөзлексез елады да елады. Савыккач, бер ай ярымнан өенә кайтты инде. Ялгыз яшәтеп булмый дип, әнкәй артыннан мин дә авылга күчендем, - ди киләсе елга сигезенче дистәне түгәрәкләүче улы Миннерахман абый. - Бер-беребезгә иптәш булып, икәүләп яшәп ятабыз. Без гаиләдә биш бала үстек, дүртебез исән-сау. Туганнарыбызның икесе Казанда яши, бер апабыз Башкортостан якларында гомер кичерә. Һәрвакыт кайтып, хәл-әхвәлне белешеп торалар, йорт-кура тирәсендәге, бакчадагы бар эшне бергәләп башкарабыз. Социаль хезмәткәр Гүзәлия Миннебаевага да рәхмәтебез зур, үз кызыбыз шикелле якын ул безгә.

-Гамилә апаның сабырлыгына сокланмау мөмкин түгел. Беркайчан зарлануны белми ул, - ди Гүзәлия ханым. -Аның янәшәсендә үзем дә шактый саллы тормыш тәҗрибәсе тупларга өлгердем инде.

Гасыр әбисенең хәтере бик яхшы: оныкларының гына түгел, хәтта 21 оныкчыгының да исемнәрен белә ул. Гарәпчә язылган Коръән сүрәләрен дә күзлексез, бер ялгышмыйча көнгә әллә ничә тапкыр укый, биш вакыт намазын да калдырмый икән.

Юбиляр үткәннәрне барларга яратмый. "Баштан кичкәннәрне искә дә аласым килми, - ди ул. - Дөньялар тыныч булсын, сугышлар чыкмасын - иң мөһиме шул. Ә инде озак яшисең килсә, конфет-прәннек, баллы ризыклардан баш тартып, икмәк белән туклануга күчәргә, бал белән чәй эчәргә кирәк".

Гасыр әбисенең Башкортостанда яшәүче кызы Нурания ханым:

-Бераз дулкынланып китсә, я кан басымы күтәрелсә генә колакка катылана әниебез, тыныч булганда бик яхшы ишетә, кәрәзле телефоннан рәхәтләнеп сөйләшәбез. Балаларның да һәрберсен аерым-аерым сорап чыга, укулары, хезмәтләре белән кызыксына. Әти белән әни икесе дә элек-электән бик тырыш булдылар, безне дә кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерделәр. Сугыштан яраланып кайткан әтиебез колхозда хуҗалык мөдире булып эшләде, әни исә яшелчә бакчасы бригадиры иде. Аңа булышабыз дип, сеңлем белән икешәр яшелчә участогы алып, шуңа су сибеп үстергәнебез хәтергә сеңеп калган. Бер генә колхоз эшеннән дә читтә калмадык: иген дә агуладык, ындыр табагында да ашлык киптердек. Хезмәткә өйрәнүебезнең киләчәк тормышыбызда да файдасы шактый зур булды.

Сүз уңаеннан:

Гамилә апа озын гомерлеләр нәселеннән. Аның бертуган Таифә апасы 105 яшендә вафат булган. Сеңлекәшләре Әминә апага хәзер - 96, Саимә апага - 90, ә Фәимә апага 84 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk