Гаиләдә яшь бала
Һәрбер ата-ана өчен үз баласы иң яраткан, иң матур, иң акыллысы. Әмма ирексездән без аны башка сабыйлар белән чагыштырабыз: кайсысының теше алданрак чыккан, кемнеке беренчерәк чәчләрне тарта башлаган. Дөрес үсеш кичерәме бала, дип шикләнәбез. Бу таблица баланың үсешен күзәтергә, соңарыш билгеләрен вакытында ачыкларга ярдәм итәр. Бала дөрес үсә: 2 ай...
Һәрбер ата-ана өчен үз баласы иң яраткан, иң матур, иң акыллысы. Әмма ирексездән без аны башка сабыйлар белән чагыштырабыз: кайсысының теше алданрак чыккан, кемнеке беренчерәк чәчләрне тарта башлаган. Дөрес үсеш кичерәме бала, дип шикләнәбез. Бу таблица баланың үсешен күзәтергә, соңарыш билгеләрен вакытында ачыкларга ярдәм итәр.
Бала дөрес үсә:
2 ай - сабый эченә яткан килеш башын күтәреп тора ала.
Әнисе эндәшкәч, аңа карый.
3 ай - ачык төстәге предметларга үрелә, үзенең кулларын тикшерә.
4 ай - бастырганда аякларына терәлә. Аның белән уйнаганда яки эндәшкәндә елмая.
5 ай - утыртканда башын тота. Тавышларга игътибар итә.
6 ай - бастырганда аягы белән этелә.
7 ай - башкалар ярдәменнән башка утыра һәм утырып тора. Уенчык белән өстәлгә суга ала. Әнисен кочаклый.
8 ай - артка таба шуыша, дүртаякка баса. Сөйләшкәнгә игътибар итә, үзенекеләрне һәм читләрне аера.
9 ай - басып торганда тигезлекне саклый. Уен вакытында чәчтән (борыннан, күзлектән) тарта.
10 ай - карават кырыена тотынып басарга тырыша. Үзенә дәшкәннәрен аңлый, авазларны кабатлый.
11 ай - үзе генә басып тора, чүгәли, дүртаяклап шуыша. Чокырны тотып эчәргә тырыша.
1 яшь - җиһазларга тотынып беренче адымнарын ясый. Кашык тота белә. Аңлап берничә сүз әйтә, гади сорауларны үти.
Балагыз сәламәт булсын!
фото http://ifelle.ucoz.com/news/o_nas/2014-03-22-123
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев