Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автомәктәпнең иң яхшы укучысы

Кукмара 4нче урта мәктәбе каршында эшләп килүче балалар-яшүсмерләр автомәктәбендә "Автомәктәпнең иң яхшы укучысы"н ачыклау конкурсы булды.

Соңгы елларда шофер булырга теләүчеләрнең саны аеруча артты. Хәтта мәктәп укучылары да, таныклык алу өчен яшьләре җитмәүгә дә карамастан, дәресләрдән соң автомәктәпләргә тартылалар. Бер караганда, бик дөрес эшлиләр замана яшьләре: укып, өйрәнеп куйсаң, күнекмәләрнең кайчан да кирәге чыга бит. Имтиханны исә 18 тулгач та тапшырырга була.
Поселокның 4нче урта мәктәбендәге балалар-яшүсмерләр автомәктәбе - дәүләтнеке булмаган өстәмә белем бирү филиалы - 2008 елдан уңышлы гына эшләп килә. Бүгенге көндә 3 төркемдә барлыгы 46 бала укый. Автомәктәп директоры Ленар Гыйниятов сүзләренә караганда, биредә Кукмара 3нче, Манзарас урта мәктәпләрендә белем алучы малай-кызлар да килеп машина йөртү серләренә төшенә икән.
-Дәресләрне күпьеллык эш тәҗрибәсе булган укытучы Гатауллин Җәүдәт Нургали улы алып бара. Махсус җиһазландырылган сыйныф бүлмәсендә мультимедия, программалар кертелгән 14 компьютер бар. Практик өлеш исә автодромда уза. Инструкторлар да үз эшләренең осталары. Равил Исрафилов, Нурислам Афанасьев, Фазыл Миннехановлар ВАЗ-2114 һәм ВАЗ-2106 автомобильләрендә тәфсилле итеп, җиренә җиткереп укучыларны машина йөртергә өйрәтәләр. 7 ай укыганнан соң, Арчага барып ЮХИДИ дә имтихан тапшыралар, - ди ул. -Юл-транспорт һәлакәтләрен, балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында республикада төрле чаралар уздырыла. Ел саен балалар белән аларда катнашып призлы урыннар яулыйбыз.
"Автомәктәпнең иң яхшы укучысы" бәйгесе быел районда беренче тапкыр үтте. Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр арасында малайлар гына түгел, кызлар да шактый иде. Өч этаптан торган бәйгенең беренче өлеше укучыларның теоретик белемнәрен тикшерү - юл йөрү кагыйдәләрен белүгә юнәлдерелгән иде. Конкурсантлар 10 минут эчендә 20 сорауга дөрес итеп җавап бирергә тиеш. 3 хата ясагансың икән, алга таба җавап эзләп мәшәкатьләнәсе дә юк - бу исә имтиханны бирә алмадың дигән сүз. Укучылар яхшылап әзерләнгәннәр, күбесе 5 минут эчендә биремне үти алды. Алдагы этап - медицина тукталышы. Монда шулай ук 20 сорауның җавапларын тиз һәм дөрес итеп билгеләргә кирәк. Сораулар бик җитди: аңын югалтучыга яисә аяк-кулларын сындыручыларга ничек ярдәм күрсәтергә? Бер карашка, җавап бик гади кебек. Әмма берничә вариантта бирелгәнлектән, буташтыра шул... Дөрес җавапларны билгеләгән малай-кызлар гына автодромда машина йөртү осталыкларын күрсәтә алды.
Урамдагы салкынлыктан тешләр-тешкә тия, зәһәр җил бит-кулларны чеметтерә. Яшьләрне салкын куркыта ди мени соң?! Әнә бит конкурсантлар гына түгел, җанатарлар да полигонга чыккан. Укучыларның барысы да диярлек «зебра»ны яхшы узды, артка чигенеп туктауны да уңышлы гына башкардылар алар.
Барлык этапларны узып, балларны бергә туплаганнан соң, беренчелеккә Ләйсән Камалетдинова чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Динар Хөснетдинов һәм Эмиль Гыйләҗетдиновлар бүлеште. Аерым номинацияләр буенча да бүләкләр бирелде. Александр Михайлов юл йөрү кагыйдәләрен, Гөлшат Рәхмәтуллина медицина белемен яхшы белүче дип, ә Айсылу Каюмова автомобиль йөртү остасы дип танылды. Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләрен ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин, "ТРда юл йөрү иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Кукмарадагы филиалы начальнигы Елена Яковлевалар тапшырды.
"Автомәктәпнең иң яхшы укучысы" титулына ия булган Ләйсән Камалетдинова Кукмара 3нче урта мәктәбенең 10 сыйныфында белем ала.
-Бәйгегә бик яхшы хәзерлек белән килдем. Юл йөрү кагыйдәләрен дә, медицина буенча сорауларны да күз ачып йомган арада эшләп бирә алам,- ди Ләйсән.
20 сораулы билетны 44 секунд эчендә чишкән кызга афәрин диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X