Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ата күңеле – балада, бала күңеле – далада

Соңгы елларда Сәгыйдулла абзый ялгызы гомер итте. Бердәнбер улы читтә, Ерак Көнчыгышта яши. Дөрес булса, "боткалары пешми", диләр, аларның. Ә хатынының вафат булуына егерме елга якын инде. Ул вакытта егәрендә иде әле Сәгыйдулла абый. Кайгыдан бетерешкәне сизелмәде аның. Киресенчә, күтәренке кәеф белән, матур итеп киенеп, ак күлмәк-чалбарлардан гына йөри башлады....

Соңгы елларда Сәгыйдулла абзый ялгызы гомер итте. Бердәнбер улы читтә, Ерак Көнчыгышта яши. Дөрес булса, "боткалары пешми", диләр, аларның. Ә хатынының вафат булуына егерме елга якын инде. Ул вакытта егәрендә иде әле Сәгыйдулла абый. Кайгыдан бетерешкәне сизелмәде аның. Киресенчә, күтәренке кәеф белән, матур итеп киенеп, ак күлмәк-чалбарлардан гына йөри башлады. Капка-коймаларын да яңартты. Карт хатыныннан котылгач, берәр яшь гүзәлкәйне эләктерү булганмы исәбе? Исләре китте, ди, бар! Хатын-кыз заты бик сайлана бит хәзер.

Менә шулай ел артыннан ел үтә торды. Үз егәрендә булып, ныклы адымнар белән йөреп торса да, картлыктан качып булмый шул: Сәгыйдулла абзый да биреште. Гомеренең бетеп килүен сизеп, улы белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга тырышты. Гаиләсе белән аны бирегә күченеп кайтырга өндәде. Тик, кунакта булып китсә дә, бөтенләйгә кайтырга теләмәде ир-егет.

-Хатыны Ерак Көнчыгышныкы, җирле тунгус милләтеннән. Туып-үскән якларыннан китүгә каршы, ди. Ә улым аның сүзеннән чыкмый. Балалары да шул якларда туып, шундагы тормышка ияләнгән бит инде, - дип аңлатты күршеләренә Сәгыйдулла абзый. Берничә еллык пенсиясен, ике-өч умарта оясыннан саткан бал акчасын җыеп, үзе дә барып кайтты улы янына. Күңеле төшенке күренде. Ошатмадым ул якларны, рәхәтләнеп сөйләшер кеше юк, урысчаны исә рәтле белмим, дип сөйләгән. Улы-килене белән килешмәгән, дигән сүзләр дә ишетелде. Шуннан соң байтак вакыт китү-кайтулар турында сүз кузгатмады карт.

Әмма картаеп, көчсез-егәрсез калу, яныңда ярдәм итәрдәй зат булмау һәркемне куркыта. Сәгыйдулланы да мондый борчулы уйлар читләтеп узмагандыр. Югыйсә, таңнан торып, басу-урман юлларын урап йөрмәс иде. Нәкъ шул вакытларда тугандыр инде башында ныклы фикер. Улы янына бөтенләйгә күченеп китү турында, дип әйтүем. Беркөнне мин аны тимер юл вокзалында очраттым: поездлар расписаниесен белергә килгән икән. Ябыгып-суырылып киткән, күзләре эчкә баткан. Исәнләштем, хәлләрен сораштым. Бераз сөйләшеп тордык.

-Йортымны сатып китәргә булдым инде. Башка чарам юк. Авырый башласам, улым яныма кайтып йөри алмаячак бит. Ә инде үлеп китсәм, мине аннан башка җирләячәкләр: ул тикле ерактан ничек кайтып өлгерсен? - дип сүз башлады ул. - Бик авыр, әлбәттә, гомер кичергән җирләрне, туган нигеземне, бөртекләп җыйган мал-мөлкәтемне ташлап китүе. Бу турыда уйласам ук күңелем тула. Монда кадерле истәлекләрем, әти-әнием, әби-бабаларымның каберләре кала. Ә минеке аларныкыннан еракта, чит-ят җирләрдә булачак. Хәер, бакыйлыкка күчкәнче көн күрәсе бар бит әле. Пенсиям зур түгел, ә анда яшәү кыйммәт, диләр. Мондагыча уңайлыклар да юк. Ничек тә җайлашырга тырышырмын инде. Биредәге йортымны сатып, бер бүлмәле фатир алырга исәбем. Юк, улым гаиләсендә яшәмәячәкмен, минем белән аларга кысан булачак, балалары да бар бит әле. Аның каравы, мин ялгыз булмам. Күңелемне шул уй белән тынычландырам.

-Ярый, хәерле эшләр булсын, - дип хушлаштым Сәгыйдулла абзый белән. Башка ни әйтә алам инде мин аңа...

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://everydaylife.globalpost.com/girlfriends-father-doesnt-give-his-blessing-39514.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X