Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 8 июль 2014 яңалыклары

    • 8 июль 2014 - 11:24
      Район халкын Татарстан республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү Идарәсе вәкилләре кабул итәчәк
      17 июльдә 9.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасында (Кукмара поселогы, Ленин урамы, 13 йорт) Татарстан республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү Идарәсе начальнигы Роза Рифкать кызы Килькеева, хатлар һәм гражданнарны кабул итү бүлегенең баш киңәшчесе Зөбәрҗәт Мөнир кызы Фазуллина тарафыннан гражданнарны кабул итү оештырыла. фото: http://www.0542.ua/news/365658
      378
      0
      0
    • 8 июль 2014 - 10:17
      Гаилә сере (шигырь)
      Гаиләнең сере нидә дисез? Гади генә, уйлап карасаң. Шалашта да бәхет ташып торыр, Әгәр хәләлеңне яратсаң. Ярдәм итсә күрше-тирәләргә, Елмайса ул кайчак ятларга, Күңелеңдә юктыр начар ният - Көнләшүдән җитмә шартларга. Сүзең ихлас булсын, көнләшүгә Сәбәп бирмә инде үзең дә. Юкка-барга артык күзең салма, Кояш нуры булсын йөзеңдә. Кайвакытта "сукыр-чукрак"...
      2713
      0
      2
    • 8 июль 2014 - 09:06
      Кукмарада бер көн эчендә алты авария булган
      Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кукмарада 5 июль көнне алты юл фаҗигасе теркәлгән. 10.05 сәгатьтә Кукмара-Мамадыш юлының Өлге авылы тирәсендә ВАЗ-211340 белән Ока автомобиле бәрелешә. Нәтиҗәдә Ока шоферы, 36 яшьлек гүзәл зат тән җәрәхәтләре ала. 11.15 сәгатьтә поселокның Гагарин урамында, мәчет тирәсендә, мотоцикл юл читенә төшеп...
      426
      0
      0
    • 8 июль 2014 - 07:50
      Шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына иминият взносларын гомуми табыштан чыгып түләргә тиешләр
      Мин - шәхси эшмәкәр. 2014 елдан безгә Пенсия фондына иминият взносларын гомуми табыштан чыгып түлисе дип ишеттем, шул дөресме? ГОБӘЕВА, Кукмара. Дөрес. 2014 елда шәхси эшмәкәрләргә иминият взнослары болай исәпләнә: 1нче вариант, исәп-хисап вакытына табышыгыз 300000 сумнан артмый икән, сезгә 17328,48 сум түлисе була. Бу каян килеп чыга? Хезмәткә түләүнең...
      381
      0
      0
    • 8 июль 2014 - 06:57
      Поч.Сутерның “Инвожо” ансамбле Гырон быдтон бәйрәмендә катнашты
      Баулы районының Урыстаман авылында үткән удмурт халкының милли бәйрәме - Гырон быдтонда Поч.Сутер авылыннан "Инвожо" халык ансамбле дә (җитәкчесе Геннадий Әхмәтов) катнашты. Бәйрәм барышында уздырылган чибәрләр конкурсында Иске Каенсар авылыннан Наталья Михайлова җиңүче дип табылды. Менделеевск районының Илнәт авылында мариларның "Пеледыш семык" дип аталучы республикакүләм милли бәйрәмендә Поч.Кучукның "Кна вел"...
      460
      0
      0
    • 8 июль 2014 - 05:09
      Ата күңеле – балада, бала күңеле – далада
      Соңгы елларда Сәгыйдулла абзый ялгызы гомер итте. Бердәнбер улы читтә, Ерак Көнчыгышта яши. Дөрес булса, "боткалары пешми", диләр, аларның. Ә хатынының вафат булуына егерме елга якын инде. Ул вакытта егәрендә иде әле Сәгыйдулла абый. Кайгыдан бетерешкәне сизелмәде аның. Киресенчә, күтәренке кәеф белән, матур итеп киенеп, ак күлмәк-чалбарлардан гына йөри башлады....
      487
      0
      0
    • 8 июль 2014 - 04:01
      Бал кортының угы да, балы да файдалы
      Ай-һай авырттыра шул корт чагулары. Әйтәсе дә юк, колак төбендә безелдәгән тавышы гына да куркыта. Бариевлар гаиләсенең урман аланындагы умартачылыгына барганда да үземне рухи яктан әзерләп барырга тырыштым. Чөнки берничә тапкыр бакча янын чистартканда, күршеләрнең бал кортларыннан куркып, эш коралларымны ташлап йөгергәнем мәңгегә хәтердә уелып калды. Әмма никадәр генә усал...
      528
      0
      0
    Реклама