Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гаилә сере (шигырь)

Гаиләнең сере нидә дисез? Гади генә, уйлап карасаң. Шалашта да бәхет ташып торыр, Әгәр хәләлеңне яратсаң. Ярдәм итсә күрше-тирәләргә, Елмайса ул кайчак ятларга, Күңелеңдә юктыр начар ният - Көнләшүдән җитмә шартларга. Сүзең ихлас булсын, көнләшүгә Сәбәп бирмә инде үзең дә. Юкка-барга артык күзең салма, Кояш нуры булсын йөзеңдә. Кайвакытта "сукыр-чукрак"...

Гаиләнең сере нидә дисез?

Гади генә, уйлап карасаң.

Шалашта да бәхет ташып торыр,

Әгәр хәләлеңне яратсаң.

Ярдәм итсә күрше-тирәләргә,

Елмайса ул кайчак ятларга,

Күңелеңдә юктыр начар ният -

Көнләшүдән җитмә шартларга.

Сүзең ихлас булсын, көнләшүгә

Сәбәп бирмә инде үзең дә.

Юкка-барга артык күзең салма,

Кояш нуры булсын йөзеңдә.

Кайвакытта "сукыр-чукрак" та бул,

Колак салма һич тә гайбәткә.

Сабырлык һәм түземлелек кылсаң,

Әҗерен күрерсең, әлбәттә.

Бер-береңне аңлап яшәү кирәк,

Күңелеңдә булсын ярату.

Менә шушы инде гаилә сере,

Кирәк түгел артык баш вату.

Харис МОСТАФИН

фото: http://whoislist.org/8-iyulya-den-semi-lyubvi-i-vernosti/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X