Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына иминият взносларын гомуми табыштан чыгып түләргә тиешләр

Мин - шәхси эшмәкәр. 2014 елдан безгә Пенсия фондына иминият взносларын гомуми табыштан чыгып түлисе дип ишеттем, шул дөресме? ГОБӘЕВА, Кукмара. Дөрес. 2014 елда шәхси эшмәкәрләргә иминият взнослары болай исәпләнә: 1нче вариант, исәп-хисап вакытына табышыгыз 300000 сумнан артмый икән, сезгә 17328,48 сум түлисе була. Бу каян килеп чыга? Хезмәткә түләүнең...

Мин - шәхси эшмәкәр. 2014 елдан безгә Пенсия фондына иминият взносларын гомуми табыштан чыгып түлисе дип ишеттем, шул дөресме?

ГОБӘЕВА, Кукмара.

Дөрес. 2014 елда шәхси эшмәкәрләргә иминият взнослары болай исәпләнә:

1нче вариант, исәп-хисап вакытына табышыгыз 300000 сумнан артмый икән, сезгә 17328,48 сум түлисе була. Бу каян килеп чыга? Хезмәткә түләүнең минималь суммасын (5554 сум) мәҗбүри иминият тарифына (26 процент), аннан соң 12 айга тапкырлыйбыз.

2нче вариант, исәп-хисап вакытына табышыгыз 300000 сумнан артып китсә, 300000 сумына 1нче вариантта күрсәтелгән хисап буенча түлисез, арткан өлешенә 1 процент исәбеннән түләргә кирәк була, бу сумма 8 МРОТтан артык булырга тиеш түгел, ягъни 138627,84 сум.

Түләү срогын үзегез хәл итә аласыз. Елга бер тапкыр, яки берничә тапкыр. Шуны истән чыгармагыз - 300000 сумга кадәр табыштан 2014нче елның 31 декабренә кадәр, аннан артык суммага 2015 елның 1 апреленә кадәр хисап тотарга кирәк.

Мәҗбүри медицина иминиятенә взнослар 1 МРОТтан чыгып исәпләнә, ягъни 5554х4, 1х12=3399,05 сум.

2014 ел өчен иминият взнослары бер КБКга түләнә, иминият һәм тупланма өлешләренә бүленми.

С.БӘДРЕТДИНОВА, бүлек җитәкчесе

фото: http://ust-barguzin.ucoz.ru/publ/1-82-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk