Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

80 яшьлек бабайлар да укый

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Россия пенсионерлар берлеге" иҗтимагый оешмасы, Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән пенсионерларга компьютер белеме нигезләрен өйрәтү буенча "Интернет-озак яшәү" ("Интернет-долголетие") социаль проекты старт алды.

Бу проектның максаты - лаеклы ялдагы, пенсия яшенә якынлашкан гражданнарга гомуми үсешкә, социаль адаптация һәм аралашуга, актив тормыш рәвешен саклап калуга булышлык итүче заманча компьютер технологияләреннән, электрон вариантта дәүләт хезмәтләреннән файдалану күнекмәләрен үзләштерүдә ярдәм күрсәтү.
9 февраль көнне Кукмара 4нче урта мәктәбе базасында әлеге программа буенча укырга килүчеләр өчен очрашу үткәрелде. Район буенча ел дәвамында 120 пенсия яшендәге өлкәннәр белем эстәячәк. Соңгы ике айда бу уку йортында, Зур Кукмара белән Мәмәшир мәктәпләрендә һәм Зур Сәрдек гимназиясендә 90лап пенсионер компьютер курслары үтәчәк. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Җамалиева, район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Әсхәт Зиһаншин һәм район ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров әлеге социаль программа турында тулы аңлатма бирде.
Гомуми нигезләрдә яки ташламалы шартларда картлык буенча хезмәт, инвалидлык буенча, туендыручысын югалту очрагы буенча пенсионерлар, тиешле еллар эшләгән өчен һәм картлык буенча дәүләт пенсиясе билгеләнгән гражданнар, пенсия яшенә якынлашкан (картлык буенча хезмәт пенсиясенә чыгу, шул исәптән, картлык буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда билгеләүгә хокук бирүче яшькә җиткәнче ике ел алдан), билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнар, 55 (хатын-кызлар өчен) һәм 60 яшькә (ир-атлар өчен) җиткән өлкән яшьтәгеләр әлеге проект буенча уку хокукына ия.
Укыту бушлай, курсларның дәвамлылыгы 72 академик сәгатьтән дә ким түгел. Чынлыкта исә, Татарстан Финанс министрлыгы бер затка 1100 сум исәбеннән акча бүлеп бирә. Аны ул районнардагы хезмәт һәм мәшгульлек үзәкләренә юллый. Ә үзәк, үз чиратында, укытучыга түләү өчен акчаны мәгариф учреждениеләренә тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X