Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

40 еллык очрашу (+Фото)

Вакыт бигрәк тиз уза. Безнең Янил урта мәктәбен тәмамлаганга да быел 40 ел булды. Шул уңайдан сыйныфташлар белән "Туган як" кафесында очрашып, мәктәп елларындагы кызыклы истәлекләрне барладык, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. ...Үзгәргәннәр, олыгайганнар классташлар. Әмма чәчләренә чал төшеп, маңгайларын сырлар капласа да, барысы да якын, кадерле. Зина, Тәнзилә,Нәкыйп, Рәис, Рафил, Рәфкать,...

Вакыт бигрәк тиз уза. Безнең Янил урта мәктәбен тәмамлаганга да быел 40 ел булды. Шул уңайдан сыйныфташлар белән "Туган як" кафесында очрашып, мәктәп елларындагы кызыклы истәлекләрне барладык, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.

...Үзгәргәннәр, олыгайганнар классташлар. Әмма чәчләренә чал төшеп, маңгайларын сырлар капласа да, барысы да якын, кадерле. Зина, Тәнзилә,Нәкыйп, Рәис, Рафил, Рәфкать, Гафур, Нәфисә, Минзилә, Миләүшә, Розалия, Камил, Роза, Фәридә, Ольга һаман да чибәр, шук, барысы да матур итеп яшиләр. Очрашу кичәсе мәктәп елларындагы күңелле хатирәләрне искә төшереп, матур шигырьләр уку белән үрелеп барды. Укытучыларыбыз Фәүзия, Дилбәр, Роза апаларны хөрмәтләп, вакытсыз арабыздан киткән сыйныфташларны, мәрхүм булган мөгаллимнәребезне тын калып искә алдык.

Кичәне уздыруга үзеннән зур өлеш керткән, мәктәптә укыганда да зур оештыру сәләтенә ия булган Смирнова (Әхмәтова) Зояга барыбыз да зур рәхмәтлебез. Очрашу мизгелләре безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Венера ӘХМӘТШИНА (ҖАМАЛИЕВА), Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk