Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ хәбәләре

13 июльдә Зур Кукмара авылының Ленин урамында, 45нче йорт янында булган бәхетсезлек очрагында балигъ булмаган бала ВАЗ-21074 автомобиленә бәрелде. Юлга кинәт йөгереп чыккан 2002 елгы бала төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә җибәрелде.

Әти-әниләр балаларын күзәтүсез калдырмасыннар, ул-кызларына юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне, юлларда сак булуны һәрдаим искәртеп торсыннар иде. "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе кысаларында республикада балалар катнашында 101 юл һәлакәте булды, аларда өч баланың гомере өзелде. Балалар белән юлга чыккан һәркем автомобилен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырырга тиеш. Сабыйларның иминлеге өлкәннәр кулында!
***
Кукмара 4нче урта мәктәбендә балалар автомәктәбенең иң яхшы укучысын ачыклау буенча бәйге узды. Автомобиль йөртү серләренә өйрәнүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, машинада фигуралы йөрү буенча үзләрен сынады. Әлеге этапларны узганнан соң беренче урынга Рөстәм Фәсхетдинов чыкты. Икенче-өченче урыннарны Азат Хәйбуллин һәм Аида Фәхретдиновалар бүлеште. "Юл йөрү кагыйдәләре" номинациясендә Ильяс Мөхәммәтовка, "Беренче медицина ярдәме күрсәтү"дә Ләйсән Аюповага, "Автомобильдә фигуралы йөрү"дә Эмиль Даутовларга тиңнәр булмады. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.
ЮХИДИ хезмәткәрләре Камышлы урманы итәгендә урнашкан "Нараткай" балаларны сәламәтләндерү лагереның икенче сменасында ял итүчеләр янында булып, алар белән кисәтү әңгәмәләре уздырды, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чарада катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk