Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Урра, каникул!

Мәктәп укучыларының шатлыклары эчләренә сыймый - көзге каникулга чыгалар бит алар. Уку елы башыннан әле ике ай гына вакыт узса да, туйганчы йоклау, рәхәтләнеп ял итү сагындырган үзләрен. Кайсыннан гына сорама, уку авырлыгыннан, өй эшенең күплегеннән зарланалар. "Уку - энә белән кое казу" дип юкка гына әйтмиләр шул...


Көзге каникуллар чорында - 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" Бөтенроссия кисәтү акциясенең 3нче этабы узачак. Акциянең каникулга туры килүе юктан гына түгел. Әти-әниләре контроленнән читтә калган балалар озын яллар вакытында һәлакәтләргә аеруча еш дучар булалар да инде. Автомобильләр юлында туп уйнау, велосипедта йөрүнең азагы күп вакыт аяныч тәмамлана. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен руль артына утыручылардан юлларда игътибарлырак булуларын, тиешле тизлекне саклауларын сорар идек. Җәяүлеләр юлыннан балаларны уздырмаучыларга, сабыйларына махсус балалар утыргычы куймыйча гына машинада хәрәкәт итүчеләргә штрафлар саллы. Агымдагы елның 9 аена булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда балалар катнашында 470 юл фаҗигасе булып, аларда 17 баланың гомере өзелгән, 485е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең күбесе 7-14 яшьлекләр, ягъни мәктәп укучылары. Кемдер җәяүле, кемдер пассажир, велосипед, мопед, мотоциклда йөрүче буларак бәхетсезлеккә юлыга. Әти-әниләре автомобильләрен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырган булса, 9 баланың гомере саклап калынган булыр иде, диләр белгечләр.
Түбәндәге кагыйдәләрне һәркем исендә тотарга тиеш:
* Машинада сәгатенә 8 чакрым тизлек белән барганда юл фаҗигасенә очрау да иминлек каешы куелмаган баланың үлеменә китерергә мөмкин.
*Баланы беркайчан да тез өстенә утыртма. Кисәк тукталу таләп ителгәндә баланың авырлыгы 20 тапкырга арта һәм сез аны кулыгызда тотып кала алмаячаксыз.
*Бала белән икегезгә бер иминлек каешы куймагыз. Авария вакытында сез баланы авырлыгыгыз белән сытачаксыз. Баланың утыргычын иминлек "мендәре" булган машинаның, алгы пассажир урынына урнаштырмагыз.
*Балагызга туры килүче, автомобильгә дөрес итеп урнаштырылган балалар утыргычы күп вакыт баланың гомерен саклап кала.
*Иминлек каешыннан дөрес файдалану баланың травмалар алуын 90 процентка киметә.
Юлларда исән-имин булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk