Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанда аварияләр күп була торган районнар исемлеге билгеле

ЮХИДИ районнарда аварияләр саны буенча даими рәвештә статистика алып бара.

Бүген Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә (ЮХИДИ) юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча лидер булган районнар игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде.

«Без районнарда аварияләр саны буенча даими рәвештә статистика алып барабыз, бездә Татарстанның ун районы буенча шундый күрсәткечләр бар. Беренчеләр исемлегенә Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Биектау районнары керде. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда анда юл-транспорт һәлакәтләре артты», — дип белдерде Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев