Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Штрафны вакытында түләмәсәң, акчаң икеләтә чыга

Ел башыннан полиция хезмәткәрләре тарафыннан әлеге маддә буенча 140 административ беркетмә төзелеп, карар чыгару өчен судка җибәрелгән

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту каралган. Әлеге маддә буенча штрафны 60 көн эчендә түләмәгән очракта, штраф күләме икеләтелгән күләмдә арта, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу һәм 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт билгеләнә.
Ел башыннан полиция хезмәткәрләре тарафыннан әлеге маддә буенча 140 административ беркетмә төзелеп, карар чыгару өчен судка җибәрелгән. Аларның 86сы – икеләтелгән күләмдә штраф, 25е – кулга алу, 2се мәҗбүри хезмәт турында, ә калганнары каралу стадиясендә.
Административ закон бозулардан саклану өчен административ штрафларны үзвакытында түләргә чакырабыз.
Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ идарәсе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев