Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада ЮХИДИ инспекторлары исерек шоферны тоткарлаган

Машина йөртүче медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Кукмарада дәүләт автоинспекторлары исерек килеш машина йөртүчене тоткарлаган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

7 апрель көнне Кукмара шәһәренең Казанцев урамында юл-патруль хезмәткәрләре «Тоннель» операциясе үткәрде.

Рейд барышында 10 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Хокук бозулар арасында – укылмый торган дәүләт номерлы транспорт чарасы белән идарә итү (1), куркынычсызлык каешларын эләктерү кагыйдәләрен бозу (1), ут приборларын куллану кагыйдәләрен бозу (1), җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре (6).

Моннан тыш, дәүләт автоинспекторлары исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчене дә ачыкланган. Ул медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X