Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада яшәүче Хәйретдиновлар: Балалар утыргычы бәладән саклый

Кукмарада узган рейд вакытында ике шофер баласын махсус утыргычсыз йөрткән өчен штрафка тартылды.

Балалар катнашында килеп чыгучы юл һәлакәтләрен кисәтү максатында республикада 26 гыйнвардан 7 февральгә кадәр «Бала – төп пассажир» дигән кисәтү акциясе бара. Бүген ЮХИДИ һәм участок инспекторлары белән берлектә «Хезмәт даны» газетасы журналисты да махсус рейдта булып кайтты.

Рейд вакытында балалар бакчасына сабыен алырга килүчеләр, мәктәптән ул-кызын каршы алучы әти-әниләр дә шактый очрады.

«Безнең өч балабыз бар. 1,8 яшьлек төпчек улыбыз Ризван шәһәрнең “Йолдызлык” бакчасына йөри. Туганнан бирле балаларыбыз махсус утыргычта. Аннан башка машинага якын да китермибез. Чөнки сабыйларыбызның гомере һәм иминлеге безнең өчен иң беренче урында. Балалар утыргычы бәладән саклый», - диләр Айгөл һәм Илназ Хәйретдиновлар.

Ә менә Ләйсән Габдрахманова Кукмарага Түбән Казаклардан килгән булып чыкты. Аның кызы өченче урта мәктәптә укый, ә биш яшьлек улы балалар бакчасына йөри икән. «Махсус утыргычны машинадан чыгарганым да юк. Улым бакчадан чыга да, үз урынына кереп утыра», - ди Ләйсән.

Өлкәнрәк шоферлар белән дә аралаштык. «Закон таләпләрен үтәргә кирәк. Тиеш икән, баласы булганнар автомобильләренә мәҗбүри рәвештә махсус утыргыч куйсыннар», - ди Кукмарада яшәүче Ислам исемле абый.

Бүгенге рейд вакытында 37 транспорт чарасы тикшерелде. Барлыгы биш беркетмә төзелде.

«Административ штрафларның өчесе – балаларга иминлек каешы куймаган, ә икесе балаларны автомобильдә махсус утыргычсыз йөрткән өчен төзелде. Мондый төр рейдлар алга таба да дәвам итәчәк», - ди ЮХИДИ инспекторы Рөстәм Нуриев.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X