Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе вакытында исерек шофер тоткарланган

Транспорт чараларын йөртүчеләрне чираттагы массакүләм тикшерү Гафиятуллин урамында узды.

Кукмара шәһәренең Гафиятуллин урамында үткәрелгән «Тоннель» операциясе барышында дәүләт автоинспекторлары исерек шоферны тоткарлаган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«10 июль көнне 11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Гафиятуллин урамында транспорт чаралары йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча чираттагы массакүләм тикшерү үткәрелде. Операция барышында исереклек билгеләре булган шофер ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус стоянкага урнаштырылды», - дип сөйләделәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Моннан тыш, тагын юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланды, алар арасында: куркынычсызлык каешын эләктермәү (1), документларсыз транспорт чарасы белән идарә итү (2), балалар утыргычыннан башка йөрү (2), җәяүлеләргә юл бирмәү (1).

фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X