Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада “Тоннель” операциясе барышында исерек шофер тоткарланды

Барлыгы 8 хокук бозу очрагы теркәлде

25 сентябрьдә 10.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр Кукмараның Гагарин урамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклау буенча чираттагы массакүләм тикшерү узды.

“Тоннель” операциясе барышында барлыгы сигез хокук бозу очрагы ачыкланды. Шуларның икесе - дәүләт теркәү билгеләре булмаган транспорт чарасы белән идарә итү, калганнары документларсыз транспорт чарасы белән идарә итү, куркынычсызлык каешын эләктермәү, тышкы ут приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, автомобиль тәрәзәләрен артык караңгы булуы, вакытында штраф түләмәү.

Шулай ук исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә тоткарланды. Бер транспорт чарасы махсус машина кую урынына урнаштырылды.

фото: район ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X