Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган ике машина йөртүчене ачыклаган

«Тоннель» операциясе барышында 12 хокук бозу очрагы теркәлгән.

Кукмарада ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» операциясе вакытында исереклек билгеләре булган ике машина йөртүчене ачыклаган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

15 сентябрь көнне 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре Кукмарада «Тоннель» операциясе үткәрде, аның барышында 12 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде. Алар арасында – укылмый торган дәүләт теркәү номерлары (1), куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу (4), документларсыз идарә итү (2), иминият полисыннан башка идарә итү (2), тиешеннән артык каралтылган пыяла (1).

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган ике машина йөртүче ачыкланган, берсе медицина тикшерүеннән баш тарткан. Аларның автомобильләре махсус стоянкага урнаштырылган.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне үтәүгә чакыра.

Фото: архив, Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X