Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган шоферны ачыклаганнар

Районда «Тоннель» операциясе узды.

Кукмарада 15 июньдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Магистраль урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта район ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 22 очрагы ачыкланган. Алар арасында 4се — укылмый торган дәүләт номерлы транспорт чарасы белән идарә итү, 8е — куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу, 4се — җәяүлеләргә юл бирмәү, 1 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу җәяүле тарафыннан башкарылган, 2се — техник төзексезлеге булган транспорт чарасы белән идарә итү, 1шәр — идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утыру, административ штрафны вакытында түләмәү.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган шофер ачыкланган. Аның транспорт чарасы штрафстоянкага урнаштырылган.

фото: kukmor-rt. ru/ архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев