Бәхетсезлек очрагы Зур Кукмара авылы ягына таба әйләнгеч юл трассасында була.
Кукмарада булган юл-транспорт һәлакәтендә өч автомобиль бәрелешкән. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Бәхетсезлек очрагы 31 декабрьдә Зур Кукмара авылы ягына таба әйләнгеч юл трассасында була. Авария шоферларның тиешле тизлекне сакламау, һава торышы шартларын исәпкә алмавы нәтиҗәсендә килеп чыга.

Юл фаҗигасендә кешеләр зыян күрми.

фото: Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев