Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада чит ил машинасы шоферы велосипедчыны бәрдерә

    Юл һәлакәте Магистраль һәм Ф.Заһидуллин урамнары киселешендә була.

    Кукмарада чит ил машинасы велосипедчыны бәрдерә. Бу хакта районның ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

    «4 июль көнне 21.00 сәгатьтә Магистраль урамы, 21нче йорт янында юл һәлакәте була. “Volkswagen Polo” автомобиле йөртүчесе Кукмара шәһәренең Сөләйманова урамы ягыннан Ф.Заһидуллин урамына таба хәрәкәт иткән вакытта велосипедчыга юл бирми һәм бәрдерә», - диделәр дәүләт автоинспекциясендә.

    Юл һәлакәте нәтиҗәсендә, велосипедчы төрле тән җәрәһәтләре белән район үзәк дәваханәсенә озатыла.

    Фото: ЮХИДИ бүлегеннән

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: