Кукмарада җәмәгать автобуслары тикшерелде
Рейдлар вакытында шоферлар белән әңгәмәләр уздырылды, транспортның техник торышы тикшерелде.
Җәмәгать транспорты белән бәйле бәла-казаларны кисәтү буенча профилактика чаралары шактый еш уздырылуга карамастан, республикада автобуслар белән бәйле хәл катлаулы булып кала бирә. Быелның 10 аенда Татарстанда автобус шоферлары гаебе белән килеп чыккан 81 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 1 кешенең гомере өзелде, 99ы төрле тән җәрәхәтләре алды.
13 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр Кукмара районының ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан балаларны йөртә торган һәм җәмәгать автобусларына игътибар аеруча зур булды. Рейдлар вакытында шоферлар белән әңгәмәләр уздырылды, транспортның техник торышы тикшерелде. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 9 шоферга беркетмә төзелде. Бер автобус штрафлар тукталышына куелды, техник яктан төзек булмаган җәмәгать транспортын рейска чыгарган өчен вазыйфаи зат штрафка тартылды, юридик затка күрсәтмәләр бирелде, дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторы Руслан Самиков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев