Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара журналистлары район дәүләт автоинспекциясеннән бүләкләр алды

Журналистларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды

Инде күп еллар Кукмара журналистлары ЮХИДИнең район бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ел саен юл хәрәкәте иминлеге темасына дистәләгән сюжетлар һәм мәкаләләр чыга, без ЮХИДИ үткәргән акцияләр һәм чаралар турында сөйлибез: «Бала — төп пассажир», «Имин тәгәрмәч», «Автоледи» һәм башкалар.

Бүген Кукмара районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Фәхретдинов һәм Кукмара «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Елена Яковлева «Ышаныч һәм иминлек» район конкурсында катнашулары өчен «Хезмәт даны» редакциясе журналистларын бүләкләделәр.

«Хезмәттәшлек өчен рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә эшне шул темпта дәвам итәрбез дип ышанам», — диде ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

Йолдыз Гыймадиева, Алсу Сәләхетдинова, Эльвира Иванова, Миләүшә Хаҗиеваларга грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев