Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында, йөк машинасы белән бәрелешкәннән соң, җиңел машина шоферы һәм пассажиры дәваханәгә эләгә

Авария бүген көндез Зур Кукмара авылы янында була.

Йөк машинасы белән бәрелешкәннән соң, җиңел машина шоферы һәм пассажиры дәваханәгә эләгә. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария бүген 13.10 сәгатьтә Зур Кукмара авылы янында Кукмара-Шәмәрдән автоюлында була. «Лада Гранта» руле артындагы хатын-кыз юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый һәм транспорт чарасы хәрәкәтен даими контрольдә тотмый. Нәтиҗәдә, идарәне югалтып, «Вольво» зур йөк машинасына бәрелә.

Юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры зыян күрә. Икесе дә ашыгыч ярдәм машинасы белән район үзәк дәваханәсенә китерелә.

фото: Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X