Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында “Ока” шоферы чит ил машинасы белән бәрелешкән

Авария бүген Кукмара - Нократ Аланы трассасында була

Кукмара районында “Ока” автомобиле шоферы, чит ил машинасы белән бәрелешеп, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

19 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Кукмара-Нократ Аланы юлының 3нче чакрымында транспорт һәлакәте була. Нократ Аланы ягыннан Кукмарага таба хәрәкәт итүче “Ока” автомобиле йөртүчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламау һәм һава шартларын исәпкә алмау сәбәпле, каршы як полосага чыгып, “Ниссан” маркалы автомобиль белән бәрелешә.

Нәтиҗәсендә “Ока” шоферы төрле җәрәхәтләр белән район үзәк дәваханәсенә озатыла.

фото: район ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев