Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында «Лада» автомобиле шоферы юл кырыенда туктап торган машинаны бәрдергән, ике кеше зыян күргән

Авария Зур Кукмара авылындагы кибет янында була.

Кукмара районында «Лада» автомобиле шоферы юл кырыенда туктап торган машинаны бәрдергән, ике кеше зыян күргән. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария бүген 11.20 сәгатьтә Зур Кукмара авылының Көнбатыш урамындагы 2нче йорт янында була. 14нче модель «Лада» автомобилен йөртүче 53 яшьлек ир, идарәне югалтып, юл читенә төшә, шул вакытта кибет янында туктап торган «Шкода» машинасын бәрдерә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада» шоферы һәм пассажиры Кукмара үзәк дәваханәсенә озатыла.

Фото: ЮХИДИ бүлеге, 117нче янгын сүндерү-коткару часте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X