Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

Авария Өлге авылы янында урнашкан заправка каршындагы юл чатында булган.

Кукмара районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

«Авария бүген 14.50 сәгатьтә Кукмара районының Өлге авылы янында урнашкан заправка каршындагы юл чатында булды. Шәмәрдән бистәсенә сулга борылганда Hyundai автомобиле йөртүчесе, каршы юлдан хәрәкәт итүче Лада Калина автомобиленә юл бирмичә, аның белән бәрелешә», - дип сөйләделәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, чит ил автомобиле шоферы һәм аның ике пассажиры зыян күрә, алар арасында 2014 елгы бала да бар.

фото: район ЮХИДИ бүлеге, район янгын сүндерү һәм коткару бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X