Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында ике чит ил машинасы бәрелешә, пассажирларның берсе, аяклары сынып, дәваханәгә озатыла

Шушы көннәрдә төнлә килеп чыккан авария нәтиҗәсендә ике автомобильгә дә җитди зыян килгән

Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кукмара районында ике чит ил машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә, бер пассажирның аяклары сынып, дәваханәгә озатылган.

“17 февральдә 20.40 сәгатьтә “Киров-Малмыж-Нократ Аланы” автомобиль юлының 310нчы чакрымында юл һәлакәте булды. Киров шәһәре ягыннан Нократ Аланына таба хәрәкәт итүче “Фольсваген Тигуан” автомобиле йөртүчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламау, һава шартларын исәпкә алмау нәтиҗәсендә, идарәне югалтып, юлның каршы як полосасына чыккан һәм “Пежо” маркалы автомобиль белән бәрелешкән”, - дип сөйләделәр дәүләт автоинспекциясендә.

Юл-транспорт һәлакәтендә “Фольсваген” пассажирының аяклары сына һәм ул Нократ Аланы районының үзәк дәваханәсенә озатыла, шулай ук “Пежо” автомобиле йөртүчесен дә дәваханәгә алып китәләр. Ә калган зыян күрүчеләргә урында медицина ярдәме күрсәтелә.

фото: район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk