Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк.
Кукмара районында трассада берничә автомобиль катнашында авария булган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария 7 август көнне 14.00 сәгатьтә Өлге авылы янындагы «Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының 58 чакрым+600 метрында була.

Йөк автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне, дистанцияне сакламый һәм алда барган «Хундай», «Газель» машиналарына һәм каршы як полосадан барган комбайнга бәрелә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә кешеләргә зыян килми.

Фото: район ЮХИДИ бүлеге
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев