Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы ачыкланган.

23 майда 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр «Кукмара-Нократ Аланы» юлының 1нче чакрымында Дәүләт автоинспекторлары, участок инспекторлары белән берлектә, «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: тукталыш кагыйдәләрен бозу (3 очрак), иминлек каешын куймау (2 очрак), светофорның тыелган билгесендә чыгу, кәрәзле телефоннан файдалану кагыйдәләрен бозу (1әр очрак). 

Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорты махсус тукталышка куелган. 

Районның Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мондый төр массакүләм тикшерү эшләренең даими рәвештә алып барылачагын искәртә.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев