Кукмара районында җиңел машина юл читенә төшеп киткән, йөртүчесе - дәваханәдә
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында җиңел машина юл читенә төшеп киткән, йөртүчесе - дәваханәдә

Авария Янсыбы авылы янындагы трассада була.

Кукмара районында җиңел машина юл читенә төшеп киткән, йөртүчесе - дәваханәдә. Бу хакта район ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария 26 август көнне Янсыбы авылы янындагы трассада була.«14»ленең 21 яшьлек шоферы идарәне саклый алмый һәм юл читенә төшеп китә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә төрле җәрәхәтләр алган машина йөртүче ашыгыч ярдәм машинасында район үзәк дәваханәсенә озатыла.

фото: шаһитлар


ЮХИДИ авария

Нет комментариев