Кукмара районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе: «Халык инспекторы»на юллаган бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын видеога төшереп җибәргән актив гражданнарга хәзер акчалата бүләкләү каралган.
«Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмати системасы Татарстанда 2014 елдан бирле нәтиҗәле эшләп килә. Кәрәзле телефонга урнаштырылган мобиль кушымта ярдәмендә гражданнар юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозулар турында оператив рәвештә хәбәр юллый алалар.
«Әлеге программа халык белән җаваплы хезмәтләр арасында ышанычлы элемтә булдыруда мөһим роль уйный. Битараф булмаган райондашлар система аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары турында тиз һәм уңайлы рәвештә хәбәр итә алалар», — ди район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов.
Җитәкченең сүзләренә караганда, кагыйдә бозу очраклары, кыска видеоязма рәвешендә теркәлеп, кушымта аша юллана. Видеоны кагыйдә бозу вакытында төшерү мәҗбүри, ә аның озынлыгы 30 секундтан артмаска тиеш.
«Программага юлланган бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый: алар оператив рәвештә карала, кирәк булганда урынга чыгып тикшерелә һәм закон нигезендә чаралар күрелә. Бу эшләр юлларда тәртипне ныгытуга, юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә ярдәм итә, — ди Фирдүс Каниф улы. — «Халык инспекторы» программасын куллану бик гади. Иң элек кушымтаны үзегезнең кәрәзле телефонга йөкләп урнаштырырга кирәк. Аннары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын видеога төшереп, кушымта аша җибәрергә була. Төшерү һәм заявка юллау тәртибе кушымтада тулысынча аңлатылган».
2025 елда кукмаралылардан 30га якын хәбәр кабул ителгән. Райондашларыбыз юллаган видеоязмаларда күбрәк каршы як полосага чыгып узу кебек кагыйдә бозу очраклары теркәлгән.
Шунысы да әһәмиятле: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын видеога төшереп җибәргән актив гражданнарга хәзер акчалата бүләкләү каралган.
«Халык инспекторы» — һәркем өчен ачык, аңлаешлы һәм файдалы платформа. Ул халыкның битараф булмавын күрсәтә, уртак көч белән тәртипле, чиста һәм имин мохит булдыруга хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев