Кукмара автоинспекторлары шоферларны Яңа ел белән котлады
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара автоинспекторлары шоферларны Яңа ел белән котлады

Юл хәрәкәтендә катнашучыларга памятка һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар тараттылар.

Бүген Кукмарада ЮХИДИ инспекторлары штрафлар язмады, ә яктылыкны кире кайтаручы элементлар һәм тематик памяткалар таратты. Шул рәвешчә автоинспекторлар шоферларны Яңа ел белән котлады, юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерде. 

Кукмара автоинспекторлары шоферларны Яңа ел белән котлады

ЮХИДИ хезмәткәрләре сүзләренчә, бәйрәмнәр алар өчен ял түгел, ә тырыш хезмәт. 

«Дәүләт автоинспекторлары көчәйтелгән режимда эш алып барачак, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләр, исерткеч эчемлек кулланып руль артына утыручылар аеруча нык контрольгә алыначак», — диде Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

Кукмара автоинспекторлары шоферларны Яңа ел белән котлады

фото: районның ЮХИДИ бүлеге
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев