Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Киемдә яктылыкны кире кайтаручы элемент гомерне саклый

Җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элемент булган очракта әлеге ара 200 метрга кадәр арта.

Район дәүләт автоинспекциясе тагын бер мәртәбә кисәтә: җәяүлеләр торак пункттан читтә караңгы вакытта яки күз күреме начар көнне юл аркылы чыкканда һәм юл кырыеннан хәрәкәт иткәндә, киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган элементлар тагарга тиеш. Гомумән, җәяүле кешегә авыл-шәһәр урамнарында йөргәндә дә әлеге элементларны кулланырга тәкъдим ителә.

Автомобиль фарасының якын уты кабызылган булса, машина йөртүче җәяүлене караңгыда 50 метр ераклыктан абайларга мөмкин. Ләкин бу - һәлакәтне булдырмас өчен җитәрлек түгел.

Җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элемент булган очракта әлеге ара 200 метрга кадәр арта. Мондый элементларны куллану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.29 маддәсе нигезендә, яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану хакындагы юл йөрү кагыйдәләре таләпләрен үтәмәгән өчен, 500 сум күләмендә штраф каралган.
Район дәүләт автоинспекциясе юлларда аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X