Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Караңгы пыяла

Пыялаларын караңгылаткан автомобильләрне күрсәгез, руль артында, һичшиксез, яшь кеше булыр.

Тәрәзәнең ян-якларын гына түгел, каршысын да тиешле нормаларны узып китеп караңгылаталар әле алар. Штраф түләсәләр түлиләр, әмма кара пленканы салдырырга ашкынып тормыйлар. Ә менә машина пыялаларының яктылык үткәрүе 70 проценттан ким булган очракта, автомобильдә хәрәкәт итү бөтенләй тыела. Караңгы пыялалы транспорт әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә куркыныч. Алгы тәрәзәләрнең тонировкасы юл-транспорт һәлакәтләренә дә китерергә мөмкин.
Ел башыннан Татарстанда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан дәүләт стандарты таләпләренә туры килмәүче, пыялаларның яктылык үткәрү дәрәҗәсе нормалардан артып киткән 67 меңнән артык автомобиль ачыкланган. РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.5 маддәсе, 3 бүлеге буенча автомобиль тәрәзәләрен тиешле нормалардан арттырып каралтучыларга 500 сум штраф түләү каралган. Инспектор таләпләрен үтәмәүче, караңгы пленканы салдырудан баш тарткан шоферларга РФ административ хокук бозулар Кодексының 19.3 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә дә административ чара күрелергә мөмкин.
Намусы чиста булганнарга, әлбәттә, караңгы тәрәзә артына качарга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk