Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Фото: Кукмарада “Тоннель” операциясе вакытында исерек шофер тоткарланган

Ике сәгатьлек операция барышында 60тан артык автомобиль тикшерелгән

17 декабрь көнне 13.30 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр шәһәрнең үзәк Ленин урамында, машина йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатында, “Тоннель” операциясе үткәрелде.

Операция барышында 60тан артык машина йөртүче тикшерелеп, хокук бозуның 22 очрагы ачыкланды.

Дәүләт автоинспекторлары тарафыннан исереклек билгеләре сизелгән бер шофер һәм машина йөртү хокукыннан азат ителгән килеш руль артына утырган тагын бер шофер тоткарланды. Моннан тыш 10 шофер дәүләт теркәү билгеләре чиста булмаган өчен административ җаваплылыкка тартылды. Дүрт кеше куркынычсызлык каешын такмаган, ә бер кагыйдә бозу иминиятләштерү белән бәйле иде. Рейд барышында документлары булмаган шофер да ачыкланды. Ике машина йөртүчегә тышкы ут приборларын дөрес кулланмаган, ә ике шоферга автомобильләре төзек булмаган өчен штраф салынды.
Ике транспорт чарасы махсус стоянкага озатылды.

фото: района ЮХИДИ идарәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X