Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Фото: Кукмарада “Тоннель” операциясе үтте

    Операция барышында 22 юл хәрәкәте кагыйдәләре бозу очрагы ачыкланды

     

    ЮХИДИ хезмәткәрләре Кукмара шәһәренең Ленин урамында “Тоннель” операциясе үткәрделәр. Автоинспекторлар җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын һәм башка хокук бозуларны теркәделәр. Операция барышында 22 юл хәрәкәте кагыйдәләре бозу очрагы ачыкланды, шулар арасында 16 җәяүле юлны тиеш булмаган урыннан кисеп чыга, 1 машина йөртүче җәяүлегә юл бирми, 3 машина йөрүчегә штраф түләмәгән өчен протокол төзелә, 2 машина йөртүче башка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганнары өчен административ җаваплылыкка тартыла.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: