Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Фото: Кукмарада “Бала – төп пассажир” дигән акция барышында кагыйдә бозуның биш очрагы теркәлгән

Әлеге акциянең төп максаты – юлларда балалар травматизмын киметү, балаларны махсус утыргычлар белән җиһазландырылган автомобильләрдә генә йөртүнең мөһим икәнлеген шоферларның исләренә төшерү

30 май көнне иртәнге 7.30 сәгатьтә Кукмараның Вахитов урамында ЮХИДИ һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә “Бала – төп пассажир” дигән акция үткәрелде.

Әлеге акциянең төп максаты – юлларда балалар травматизмын киметү, балаларны махсус утыргычлар белән җиһазландырылган автомобильләрдә генә йөртүнең мөһим икәнлеген шоферларның исләренә төшерү.

- Акция барышында 50дән артык автомобиль туктатылып, тикшерү үткәрелгән. Балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән – ике, куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен өч административ беркетмә төзелгән. Акциядә катнашучыларга белешмәлекләр тапшырылган, - диде ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхертдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев