Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан «Мобильник» профилактик чарасы үткәрелә

Рульдә барганда телефоннан сөйләшкәннәргә штраф яный.

3 августтан 31 августка кадәр республикада «Мобиль телефон» дип аталган оператив-профилактик чара үткәреләчәк. Бу турыда район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр иттеләр.

ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, әлеге чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм булдырмау, транспорт чарасы хәрәкәте вакытында телефоннан сөйләшү, СМС-хәбәрләр язуны, уеннар уйнауны бетерү максаты белән үткәрелә.

«Мондый төр кагыйдә бозулар еш кына юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга китерә. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә, транспорт белән идарә иткәндә машина йөртүчегә махсус җиһазландырылган техник чарасыз кәрәзле телефоннан файдалану тыела. Кагыйдәне бозган очракта, Россия Федерациясе Кодексының 12.36.1 маддәсе нигезендә 1500 сум күләмендә администратиф штраф каралган», - ди ЮХИДИ начальнигы.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X